Татарстанның шәһәр һәм авылларында Мәүлид аена багышланган чаралар дәвам итә. Мамадыш районының Түбән Ерыклы авылында күптән түгел генә яңа мәчет ачылды һәм мәчеткә имам-хатыйб билгеләнде. Бүген әлеге авылда Пәйгамбәребезгә багышланган бәйрәм чаралары да үтте. Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев сүзләренә караганда, мәчеттә җомга намазы дүртенче тапкыр үтә инде. Авылның иске мәктәп бинасының бер бүлмәсендә дини дәресләр дә үткәрелә башлаган. Мамадыш мөхтәсибәте җирле ММЧ белән актив хезмәттәшлек итә. 2012 елның 1 февралендә Мамадыш имамнарының җыелышы үткән, “Җирле халык белән нәтиҗәле эшләү ысуллары” темасына дәрес оештырылган. Түбән Ушмада Мәүлид бәйрәмнәре 5 февральдә үтәчәк. Әлеге вакыйга авылдагы мәчеткә (райондагы борынгы мәчетләрнең берсе) 110 ел тулуына да туры килә. Март-апрель айларында Мамадыш районында Коръән уку бәйгеләре үтәчәк.