Шушы көннәрдә Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеге «Бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы» дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференция материалларын туплап, махсус җыентык әзерләп чыгарды.
Белгәнебезчә, әлеге чараны Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен үстерү фонды ярдәме белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырган иде. Конференциядә мөслимәләрне борчыган мәсьәләләр яктыртылды, хатын-кызларның җәмгыятьтәге урыны билгеләп узылды.
Җыентыкта Коръәннең рус телендәге тәфсирен (аңлатмасын) эшләгән Валерия (Иман) Порохова, “әл-Вәсатыйа” үзәге директоры урынбасары Галина Хизриева, “Россия” телеканалында “Мусульмане” тапшыруын алып баручы Динара Садретдинова, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Гражданлык актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова, Мәскәүдә чыга торган “Мусульманка” журналы вәкилләренең бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы проблемаларына кагылышлы “Ислам һәм феминизм”, “Мөселман мәдәниятен пропагандалауда телевидениенең роле”, “Мөселман хатын-кызларының дөньяда һәм Россиядә социаль-икътисади һәм җәмгыяти-сәяси активлыгы” кебек темаларга кагылышлы материаллары, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан конференция турындагы мәкаләләр урын алды.