Коръән елы уңаеннан үткәреләчәк чаралар

27 гыйнвар 2012 ел 12:40
Коръән елы уңаеннан үткәреләчәк чаралар

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте Коръән елы уңаеннан республика, Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге чаралар үткәрергә планлаштыра. Чаралар 2012 ел дәвамында узачак.

Коръән елы уңаеннан үткәреләчәк чаралар

1.       “Татарстан Республикасында Коръән елы” дип аталган Интернет сайтын оештыру.

2.       Дөньядагы иң зур басма Коръән китабын Казандагы “Кол Шәриф “ мәчетеннән Болгарга күчерү.

3.       Татарстанның 45 мөхтәсибәтендә һәм Казанда республикакүләм Коръән укучылар конкурсы үткәрү.

4.       “Казан басмасы” Коръән шрифтын компьютерлаштыру.

5.       Коръән китабының юбилей басмасын чыгару.

6.       Татар мәкаме белән укылган Коръәннең аудиоверсиясен яздыру.

7.       Видеороликлар конкурсы оештыру.

8.       Юбилей уңаеннан Коръәннең татарча тәфсирләрен әзерләү.

9.       “Татарстан – Яңа гасыр” һәм “Татарстан” ДТРК базасында Коръәнгә багышланган радио һәм телевизион тапшырулар әзерләү.

10.   Республика массакүләм мәгълүмат чараларында Коръәнгә багышланган рубрикалар әзерләү, язмалар бастыру.

11.  “Коръән һәм сәламәтлек”, “Коръән һәм Конституция. Хокук мәсъәләләре”, “Иҗтимагый тормышта Коръәннең кыйммәте”, “Балалар тәрбияләүдә Коръәннең роле”, “Икътисадта Коръән принциплары” темаларына түгәрәк өстәлләр оештыру.

12.  “Татарларда Изге Коръәнне тәфсир итү традицияләре” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрү.

13.  “Коръән һәм сынлы сәнгать” күргәзмәсе оештыру.

14.  “Татар әдәбиятында Коръән мотивлары” дип аталган симпозиум үткәрү.

15.  “Коръәндә хатын-кыз”, “Коръән педагогикасы” семинары оештыру.

16.  “Россиядә Коръән тарихы” конференциясе үткәрү.

17.  “Коръән һәм хәзерге фән” фәнни-гамәли конференциясе оештыру.

18.  “Гарәп каллиграфиясе” халыкара конкурсы үткәрү.

19.   «Таян Аллага» әдәби конкурсы үткәрү.

20.  “Коръән бүләк ит” дип аталган хәйрия акциясе оештыру.

21.  “Минем тормышымда Коръән” темасына журналистлар конкурсы үткәрү.

22.  Коръән өйрәнү өчен уку-укыту әсбаплары бастыру.

23.  “Изге Коръән аһәңнәре” дип аталган кичә оештыру һәм үткәрү.

24.   Тиз арада төзелә торган мәчет проектлары әзерләү (кечкенә авыллар, бистәләр һәм шәһәр микрорайоннары өчен).

25.  Коръән бәйрәме үткәрү. Камал театрында Коръән елына тантаналы рәвештә йомгак ясау.

Чараларның үткәрү вакыты турында төгәл мәгълүмат Диния Нәзарәте сайтында урнаштырылып торачак.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана