1-10 гыйнвар көннәрендә Яшел Үзән мөхтәсибәте үзләренең башлангыч мәдрәсә бинасында балалар өчен кышкы лагерь оештырды. Шул вакыт эчендә балалар ял итү белән бергә, файдалы гыйлемнәр дә туплап өлгерде. Лагерьда мәктәпкәчә яшьтәге балалар да катнашты.
"Төп максат итеп балаларга тәрбия дәресләре бирүне куйдык, Коръән, җәмәгать намазлары уку әдәпләренә дә төшендердек. Балалар өчен хәрәкәтле уеннар, туристик базада чаңгыда шуулар да үткәрдек. Мөселман кинолары күрсәттек, конкурс-бәйгеләр оештырдык”, – дип белдерде Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.