Яңа Чишмәдә бәйге узды

12 гыйнвар 2012 ел 16:37
Яңа Чишмәдә бәйге узды

Бүгенге көндә Яңа Чишмә районындагы 11 мәчетнең җидесендә балаларга дини дәресләр бирелә.

8 гыйнвар көнне Акбүре авылы мәчетендә балалар өчен үткәрелгән бәйгедә һәр мәчеттән бишәр бала катнашты. Балалар үзләрен төрле уен-бәйгеләрдә сынады. Иң беренче сынау – балаларның белемнәрен тест ярдәмендә ачыклау булды. Конкурс шулай ук азан әйтү, Коръән сүрәләре һәм догалар уку кебек этапларга да бүлеп үткәрелде. I, II, III урыннар алучыларга һәм барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Акбүре авылы имамы Хәмзә хәзрәт Шәрифуллин һәм авыл Советы башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов килгән кунакларга үз рәхмәтен җиткерде.

Бәйгене оештыру-үткәрүдә авыл җирлеге халкы, Акбүре мәчете имамы гаиләсе, хуҗалык җитәкчеләре зур тырышлык куйган. 

Бәйгедә аеруча зур активлыкны Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укучы студентлар – Гәрәева Гөлүсә һәм Габдрафикова Миләүшә күрсәтте.

42 бала катнашкан бәйгенең чыгымнарын мөхтәсибәт үз өстенә алды.

Яңа Чишмә мөхтәсибәтенең дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана