2011 елның 18 декабрендә Россия ислам университетында ҮДО-ТҖ МДН имамнар һәм дини уку йортлары мөгаллимнәре арасында өстәл теннисы буенча шәһәр ярышлары үтте.
Барлыгы 13 команда катнашты: “Әниләр”, “Солтан”, “Ал”, “Фәрхәт”, “Ислам”, “Ризван”, “Әҗем”, “Борнай” мәчетләре, Коръән хафизларын әзерләү Үзәге, Россия ислам университеты, Исламны кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсә. Беренче урын Россия ислам университетының ислам дине тәгълиматы факультеты деканы Рамазан Курамшинга, икенче урын – “Әниләр” мәчетенең имамы Габделҗәлил хәзрәт Касыймовка, өченче урын “Ризван” мәчете имамы Алан хәзрәт Панаринга бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.