2011 елның 29 ноябрендә БДБ илләренең Динара шурасы кысаларында Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Әрмән Апостоль чиркәвенең башлыгы, югары патриархы һәм барлык әрмәнннәрнең Католикосы Гарегин II белән очрашты. Очрашу II гасырның икенче яртысында төзелгән әрмән патриархы резиденциясендә Эчмиадзинда үтте. Дин әһелләре бүгенге җәмгыятьтә әхлаклылыкны саклау һәм әлеге проблеманы чишүдә традицион конфессияләрнең роле турында фикер алыштылар.