Россиядә беренче тапкыр - ислам граффити фестивале

17 ноябрь 2011 ел 18:27
Россиядә беренче тапкыр - ислам граффити фестивале

2011 елның 20 ноябрендә Россиядә беренче мәртәбә «Яшьләр күзлегеннән Ислам» исемендәге ислам граффити фестивале үтәчәк. Әлеге конкурс Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 3 йорт адресы буенча 9:00дә башлана. Сәгать 11.00дән алып 13.00гә кадәр тәҗрибәле осталар әлеге сәнгать төре буенча мастер-класс үткәрәчәкләр. 17.00дә конкурска йомгаклар ясалачак, җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр, җиңүчеләргә исә кыйммәтле призлар бирелер дип көтелә, шул исәптән графитти-рәссамнең төп "корал"ы - махсус буяулар да.

Конкурсның оештыручылары: ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә булышлык күрсәтү Фонды, шулай ук инициатив яшьләргә булышлык күрсәтү иҗтимагый фонды "Киләчәк факторы".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана