2011 елның 13 октябрендә республикабыз Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Әлмәт шәһәрендә булып кайтты. Биредә, Әлмәт муниципаль район башлыгы Ришат Әбүбәкиров белән очрашып, райондагы дини ситуациянең торышы һәм алга таба нинди юнәлештә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар.
Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов шулай ук Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләре белән дә очрашты. Студентларны булдыра алганча вакытларын гыйлем алуга багышларга чакырды, киләчәктә дөньяви уку йортларында уку, хәрби хезмәттән кичектерелү һәм яшьләрне борчыган башка сорауларга да тукталып үттеләр.