ТР Дәүләт Советы Ураза гаете белән котлый!

29 август 2011 ел 18:01
ТР Дәүләт Советы Ураза гаете белән котлый!

Хөрмәтле Илдус хәзрәт!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне һәм барлык мөселман кардәшләребезнеУраза бәйрәме – Гайдел Фитыр белән ихлас күңелдән котлыйм. Изге Рмазан ае мөэмин мөселманнарның тәнен генә түгел, җанын һәм рухын да пакьләде. Күркәм гореф-гадәтләребезнең, милли йолаларыбызның, халыклар арасындагы дуслыкның кадерен арттырды.

Бүген җәмгыятебезнең төп өлешен тарихи-мәдәни үткәненә тугрылыклы, рухи үсешкә омтылган һәм яшәү мәгънәсенең тәмен белгән кешеләр тәшкил итә. Савыктыру эшендә киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын.

Бөтен дөньяда милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык үрнәге булып танылуында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең өлеше аеруча зур. Сезгә һәм барлык иманлы бәндәләргә саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм изге-имин гомерләр телим.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе – Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана