Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов: “Әлеге җинаятьне кылучылар үзләренең кешелеклелек сыйфатларыннан азат булуларын расладылар... ”

08 июнь 2011 ел 14:53
 Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов: “Әлеге җинаятьне кылучылар үзләренең кешелеклелек сыйфатларыннан азат булуларын расладылар... ”

2011 елның 7 июнендә Махачкалада теология институты ректоры Мәкъсүд Садыйков үтерелгән. Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзарәте исеменнән, аның туганнарының, якыннарының һәм барлык Дагыстан мөселман җәмгыятенең тирән кайгысын уртаклашам. Садыйков үзенең күп вакытын фәнгә багышлады, гражданлык килешүенә һәм диннең ныгуына булышлык итте. Аның эшчәнлеге ярдәмендә дини үзәкләрдә эшләү өчен күп кенә белгечләр әзерләнде. Шундый галимнең аяныч һәлакәте – барлык мөселман өммәте өчен зур югалту.

Әлеге гамәлне кылучылар үзләрендә кешелеклелек сыйфатлары юк икәнлекләрен, намус дигән төшенчәләрдән азат булуларын расладылар. Мөселманнар терроризмга каршы бергә тупланырга һәм киләчәктә мондый гамәлләрне булдырмаска тырышырга тиешләр. Аллаһы әлеге җаваплы максатта һәммәбезгә дә ярдәм итсен иде.

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының

Диния Нәзарәте рәисе, Мөфти                         

Илдус хәзрәт Фәйзов

 


Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана