6 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Ульян өлкәсендә Иске Кулатка районы мәчетендә 11 нче мәртәбә үткәрелгән "Кулатка укулары"нда катнашты. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин чарага җыелган халыкка динебез кыйммәтләре, Ислам тарихы, дини мирасыбыз хакында сөйләде.
Мәктәп һәм мәдрәсәләр мөгаллимнәрен, төрле төбәк дин әһелләрен җыйган дини укуларны оештырырга академик, меценат Эдуард Ганеев ярдәм итә.
Чарага килгән бер төркем кунаклар, дин әһелләре танылган шәех Хәбибулла ишан Хансөяров (1805-1897) каберен зиярат кылдылар. Кунаклар татар-мөселман дөньясында мәгълүм шәхес – галим һәм дин әһеле ишан Хәбибулла хәзрәт рухына догалар укып искә алдылар. Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында танылган ишанга багышланган “Хансөяров укулары”нда да катнаштылар.