Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Баулы мөхтәсибәтендә булды һәм мөхтәсиб Әнфәр хәзрәт Хәмитов, район имамнары белән очрашты. Баулының үзәк мәчете “Гали”дә төзекләндерү эшләре алып барылды, биредә дини дәресләр алып бару өчен класс әзерләнде. Моңа кадәр Баулыда дини укулар 2 урында алып барыла иде: “Өмет” мәчетендә һәм “Шиһаби” сәүдә йортындагы залда. Хәзер баулылылар “Гали” үзәк мәчетендә дә укый алалар.
Рөстәм хәзрәнең Баулы дин әһелләре белән очрашулары вакытында дини йолаларны дөрес итеп уздыруга кагылышлы сөйләшү булды. Шушы көннәрдә Баулыда дини йолаларны башкаручы абыстайлар һәм бабайлар өчен укулар башланачак.
“Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы тарафыннан дини йолаларыбызны бер тәртиптә һәм дөрес итеп алып баруны оештыруга кагылышлы стандартлар әзерләнә һәм бу киләсе пленумда расланыр дип көтелә. Республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә шушы расланган стандартларга таянып эш алып барылачак. Мөхтәсибәтләрдә шушы йолаларны башкаручыларны өйрәтү өчен укулар оештыру да бик мөһим”, - диде Рөстәм хәзрәт.