29 ноябрьдә “Казан” Агросәнәгать паркында II Республика “Хәләл” продукция ярминкәсе үтәчәк. Ярминкә сәгать 8.00 -15.00 Казан шәһәре Аграр урамы 2 йорт адресы буенча булачак.
“Зәкят” хәйрия фонды да әлеге чарада катнашырга планлаштыра. Сатуга балаларның кул эшләре тәкъдим ителәчәк. Алынган керем “Гаврош” балалар йорты һәм Татарстанда беренче балалар хосписы исәбенә күчереләчәк. Чара “Сабыйга” акциясе кысасында үткәрелә.