Бу атна җомгасында Казанда 2015 елга "ДУМ РТ Хадж" программасы тәкъдим ителә.
Хаҗ – ислам нигезен тәшкил иткән олуг гыйбадәтләрнең берсе. Мөселманнарның Мәккәгә барып, шәригать кушканча билгеле бер гыйбадәтләрне үтәве, Кәгъбәтулланы зыярат кылуы изге хаҗ гамәле була.
2014 елда изге сәфәр кылган дин кардәшләребез, хаҗны оештыруда катнашучылар сүзләренә таянып, быелгы хаҗ, Раббыбыз ярдәме белән югары дәрәҗәдә узды дип әйтә алабыз.
Барлык хаҗилар да изге гамәлләрен Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча үтәп, сау-сәләмәт өйләренә кайтты. Быелгы хаҗ сәфәрендә дин кардәшләребездән торган 45 төркем оештырылды. Аларның һәркайсына гыйлемле имам-җитәкчеләр билгеләнде. Хаҗиларны укыту, турыдан-туры рейслар оештыру, трансфер һәм җирле сим-карталар белән тәэмин итү программа кысаларында үтәлде. Хаҗиларга 15 табиб медицина ярдәме күрсәтте.
Быел хаҗилар өчен стандарт җыелмадан башка махсус бүләкләр дә әзерләнгән иде. Мәсәлән, йокы капчыклары, кояштан саклану өчен зонтиклар, ташлар салу өчен савытлар һ.б. Хаҗны 21 көнгә исәпләнгән стандарт программа буенча һәм 14 көнгә каралган кыскартылган программа буенча үтәп булды.
“ДУМ РТ ХАДЖ” программасы Согуд Гарәбстаны Хаҗ министрлыгының бүлекчәсе белән хезмәттәшлек итүче Россиядә бердәнбер хаҗ-операторы. Татарстан хаҗ-операторының эше Согуд Гарәбстаны тарафыннан югары бәяләнде.
Хаҗны оештырганда изге сәфәргә баручыларның барлык теләкләре күздә тотыла. Киң катлам халыкка хаҗ сәфәрен оптималь бәядән һәм югары сыйфат белән оештыру максатыннан “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы елдан-ел камилләшә бара. Хаҗ программасы Россия Хаҗ шурасы стандартларына туры килә: ул җиренә җиткереп эшләнүе һәм ышанычлы булуы белән билгеле.
«ДУМ РТ Хадж»ның рәсми сайты – dumrt-haj.ru
Программа җитәкчесе - Нәфисуллин Руслан Тәлгать улы