26 ноябрьдә “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре Әниләр көне уңаеннан зур бәйрәм оештырды. Бу көнне “Рәйхан” кафесында күп балалы әниләр һәм инвалид бала тәрбияләүче 60 якын гүзәл зат җыелган иде.
Алар каршында ТР МДНнең дәгъват бүлеге баш белгече Тирмегали хәзрәт Юлдашев чыгыш ясады. Ул исламда әни кешенең роле, аңа карата күрсәтелергә тиешле кадер-хөрмәт турында сөйләде.
Әниләр очрашуы күтәренке рухта үтте, чөнки биредә җанлы аралашуга да урын булды. Уртак проблемалары булган әниләр аларны уртага салып сөйләште, фикер алышты. Һәр көн үзләренең игътибарын түкми-чәчми балаларына биргән әниләрнең йөзләреннән шатлык һәм нур беркеп тора иде.