17-22 ноябрьдә Буа мәдрәсәсендә Коръән өйрәнү һәм вәгазь сөйләү буенча гыйлем күтәрү курсы үткәрелде. Курсны Казан ислам университетының ислам фәннәре факультеты деканы Рамазан хәзрәт Курамшин уздырды.
Укуларны ТР МДН, РИУ һәм КФУ оештырды. Уку тәмалангач сертификатлар тапшырылды. Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, шулай ук мәдрәсә җитәкчелеге оештыручыларга рәхмәтен җиткерде һәм мондый чараларның дәвамлы булуын теләде.