ТР МДН хезмәткәрләре чираттагы тапкыр Беренче балалар хосписында булды. Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды, дәгъват бүлегендә эшләүчеләр авыру балалар һәм аларның әти-әниләре белән аралаштылар. Дәгъват бүлеге баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев вәгазен Коръән укудан башлады. Ул догалар кылу, зикер әйтү турында аңлатып, бик күп гыйбрәтле хәдисләр сөйләде.
Очрашу ахырында ата-аналарга китаплар, ә балаларга тәм-томнар бүләк ителде.



