22 декабрьдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яңа гасыр” телеканалының ришвәтчеллек темасын ачкан «Татарстан без коррупции» тапшыруында катнашты. Тапшыру туры эфирда барды.
Шулай ук тапшыруда Татарстан митрополиты Анастасий атакай һәм Татарстан Президенты коррупциягә каршы көрәш сәясәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Гайнетдинов катнашты.
Ислам дине белгечләре тарафыннан ришвәт алу һәм бирү бик нык тәнкыйтьләнә, чөнки бу гөнаһ гамәл санала.
Тапшыруның архив нөсхәсен түбәндәге сылтамага кереп карарга мөмкин: http://tnv.ru/main/katalog/tok-shou/tatarstan_bez_korrupcii/



