20 декабрь көнне Актаныш районы мөслимәләре, дини сабак бирүче мөгаллимәләр район үзәк мәчетенә чираттагы кичәгә җыелдылар. Бу юлы биредә “Хәдис сөйлим әле...” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең гыйбрәтле хәдисләре сөйләнгән күркәм чараны район мөслимәләр берлеге оештырды.
Районның мөслимәләр берлеген мөгаллимә Зөһрә Закирова җитәкли. Әлеге берлек мөхтәсибәт һәм җирлектәге актив мөслимәләр белән берлектә һәр айны аерым бер дини темага багышланган кичәләр, бәйгеләр үткәрүне гадәткә кертте. Мәсәлән, ноябрь аенда алар “Әнием – кадерлем, балам – йөрәк парәм” кичәсен оештырып, балаларны дини кыйммәтләргә таянып тәрбияләү хакында сөйләгәннәр һәм мөслимә әниләр арасында бәйге оештырганнар иде.



