Бүген Кол Шәриф мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәре башкарма комитетының ритуал хезмәтне оештыру һәм күмү урыннарын тәртиптә тоту идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин белән очрашты.
Әлеге очрашу вакытында сүз Казан мәчетләрендә башкарыла торган йолаларга бәйле мәсьәләләр турында барды. Шулай ук җитәкчеләр мөселманнарны җирләү, мөселман зиратларын тоту хакында сөйләштеләр.




