29 декабрьдә Ак мәчет мәдрәсәсендә “Брейн-ринг” интеллектуаль-танып белү уены үтте. Чара мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиевның сәләмләү сүзләре белән башланып китте.
Уенда көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре студентларыннан тупланган 3 команда катнашты.
Интеллектуаль уен 3 этаптан торды: алып баручы сорауларына команда белән җавап эзләү, кыска вакыт эчендә видеосорауга җавап бирү һәм капитаннар ярышы. “Брейн-ринг”ны карарга һәм яраткан командалары өчен җан атарга килүчеләр белән дә күңелле уеннар үткәрделәр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны читтән торып уку бүлеге студентлары яулады, икенче –көндезге бүлек һәм өченче урынга кичке бүлек студентлары командасы лаек дип табылды.




