Буа районы имамнары район администрациясе башлыгы урынбасары Илдар Еремеев белән очрашты. Администрация вәкиле имамнарны рәбигыләүвәл - Мәүлид ае белән тәбрикләде һәм үзенең теләкләрен җиткерде.
Буа района мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов имамнарга 2 гыйнварда район мәхәлләләрендә кичке намаздан соң мәүлид бәйрәмен үткәрергә тәкъдим итте. Очрашуда шулай ук Буа мәдрәсәсе директорв Рәшит хәзрәт Мәликов та катнашты. Мәдрәсәнең эшчәнлеге турында сөйләде.
Чара Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тормыш юлын сүрәтләгән вәгазь һәм салаватлар әйтү белән дәвам итте.







