Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Россиянең Федераль җәзалар үтәтү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе киңәшчесе Рафаэль Дәүлиеев белән очрашты.
Киңәшче мөфтигә Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.
Очрашуда шулай ук җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле Данис Вәлиев, Руслан Хаҗиев һәм ТР МДНнең дәгъват бүлеге җиткәчесе Нияз хәзрәт Сабиров катнашты.
Очрашуда хөкем ителгәннәрне дини кыйммәтләр нигезләрендә тәрбияләү һәм тоткыннарга дини-әхлакый тәрбия бирү турында фикер алыштылар.
Рафаэль Дәүлиеев киләчәктә дә Диния нәзарәте хезмәттәшлек мөнәсәбтләрен ныгыту теләген белдерде. ТР МДНнең дәгъват бүлегенең Татарстанның төрле төзәтү оешмаларында алып барган эшчәнлекләрен югары бәя бирде.








