Бүген, ахшам намазыннан соң, Кол Шәриф мәчетендә татар Коръән-хафизлары чиратлап Коръән укый башладылар. Изге китап тәүлек дәвамында, көннәр, атналар, еллар дәвамында, Алла боерса, бертуктаусыз укылачак.
Иң әүвәл, бер төркем дин әһелләре, рәсми вәкилләр, башкалабызга килгән кунаклар, туристлар катнашында әлеге күркәм гамәлгә фатиха бирелде. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм башкалар катнашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышын мәчеткә җыелган халыкны Мәүлид белән котлаудан башлады. Бүген, ахшам намазыннан соң Мәүлид бәйрәме – Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең туган көненә кердек. “Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көнендә Кол Шәрифтә Коръән укырга керешәбез. Изге китапны бер туктамыйча укуыбызга өметләнәбез, ышанабыз. Барчабызга да мәгълүм, безнең бабаларыбыз Коръәнне зиратларга качып, өйләрендә яшертен генә укыган чорлар булган. Бүген Россиянең уртасында, Казан Кремле үзәгендә, Кол Шәриф мәчетендә Коръән укыла. Бу ни дигән сүз? Бу халкыбыз догалы халык дигәнне аңлата. Без дога кылып яшәгән халык. Шушы мәчеттә Изге китапны уку, догалар әйтү илебезгә, җиребезгә, халкыбызга бәрәкәт, әҗер-саваплар китерсен иде!” – диде мөфти Камил хәзрәт.
Коръән-хәтем чыгу мөфтидән башланды. Аннары Казанның “Салихҗан” мәчете имам-хатыйбы Нурислам хәзрәт Ибраһимов дәвам итте.
Һәр мөселман өчен, Изге китапта язылган сүзләрнең Раббыбыз сүзләре икәнен истә тотып, ихлас күңел белән Коръән уку гыйбадәтнең бер төре. Аллаһы Тәгаләнең безгә зур бүләге булган изге Коръәнне уку әҗер-саваплар китерә торган гамәл санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: "Коръәнне башыннан ахырына кадәр укып чыгу ул Аллаһы Тәгаләнең нуры белән нурлану”, - ди.
Кол Шәрифтән ТР МДНнең сайты - dumrt.ru да һәм биредә http://radioazan.ru/quran/ сайтында онлайн-трансляция алып барыла.




