Түбән Каманың “Ихлас” рухи тернәкләндерү үзәгендә ислам нигезләрен өйрәнүгә багышланган кышкы укулар оештырылды. 28 ир бала Коръән укырга өйрәнә, махсус оештырылган мастер-классларга йөриләр, төрле чараларда катнашалар.
Әйтик, Яңа ел көнне алар янына инвалид балалар килде. Барлык балалар бергәләп Әбделкәрим хәзрәт Моратовның нәсихәтләрен тыңладылар. Хәзрәт мөрхәмәтле булу, изге гамәлләр кылу хакында аңлатты. Аннары исә бергәләп намаз укыдылар, уеннарда катнаштылар.







