Казанның Гаилә мәчетендә кышкы лагерь эшли башлады. Анда барлыгы 80 ләп бала йөри. Балаларга ислам нигезләрен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен махсус белемле мөгаллимнәр өйрәтә.
Казанның Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан Гаилә мәчете ачылганнан бирле балаларны иман йортына тарту һәм аларга төрле чаралар, укулар оештыруга аерым игътибар биреп килә. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренә караганда, бу юлы оештырылган укуларда балаларның тәртибенә, мәчет әдәпләрен үтәүгә кагылышлы сабаклар да биреләчәк.








