Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты (РИИ) һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты белән берлектә оештырган әлеге укулар 3-6 гыйнвар көннәрендә үтте. Укуларда мәдрәсә мөгаллимнәре, укучылары һәм район мәчетләре каршында дини гыйлем бирүче мөдәрисләр катнашты. Мәдрәсә мөгаллимнәре аерым шөгыльләнде, башкалар гарәп телен белү дәрәҗәләренә карап, 2 төркемгә бүленделәр.
РИИ мөгаллиме Аймәхмәд остаз Мәликов һәм К(И)ФУ мөгаллиме Габдеракыйб остаз Алави (гарәп теле аның өчен туган тел булуын да искәртеп узарга кирәктер) үткәргән дәресләр бик тә мәгънәле, кызыклы һәм файдалы булды. Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин хәбәр иткәнчә, Казаннан килгән остазлар һәр төркем белән эшләү җаен таптылар: телнең үзенчәлекләре белән азмы-күпме таныш булганнар да, гарәп теле нигезләрен өйрәнә генә башлаучылар да укырга бик теләп йөрде.
Мәдрәсә мөгаллимнәре белән шөгыльләнгәндә гарәп теле грамматикасы серләренә өстенлек бирелсә, башлангыч төркемдә гарәпчә аралашу күнекмәләренә күбрәк игътибар бирелде.
Мәдрәсә җитәкчелеге шундый укулар алга таба да тагын үткәрелер дигән өмет-ышаныч белдереп, оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерә.




