4 гыйнварда Биектау районы Дөбъяз авылында ислам нигезләре буенча викторина үтте. Чарада барлыгы 40 бала катнашты.
Интеллектуаль бәйге алдыннан балаларга үзләренең хәер-фатыйхасын Биктау районы мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин һәм РИИ телогия факультеты деканы Роберт Шәнгәрәев җиткерде.
Балалар бирелгән сорауларга тулы җавап биреп, яхшы әзерлек күрсәтте. Һәр җиңүчегә һәм катнашучыга “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.




