Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Тәфсир” буенча дәресләре кабат башлана. Коръәнне тәфсир кылу һәм тәрҗемә итүгә кагылышлы дәресләр Казанның “Тынычлык” мәчетендә үткәрелә. Алар һәр атна җомгасында ястү намазыннан соң уздырыла. Бу елгы беренче дәрес җомгада -16 гыйнварда була.
Теләгән һәркем килә һәм дини гыйлем туплый, Изге китап белән таныша ала. Шулай ук дәрес темасы буенча мөфтигә сораулар бирергә мөмкин.




