5-11 гыйнварда Питрәч районы Шәле авылының “Гайнетдин” мәдрәсәсендә балалар өчен мөселман лагере эшләде. Авыл балаларын дингә тарту максатыннан оештырылган кышкы лагерьгә 7-13 яшьлек 15 бала йөрде.
Балаларга Раббыбыз хакында, догалар уку, иман нигезләре, әхлак турында мәгълүматлар бирелде. Төрле викториналар, уеннар да оештырылды.
11 гыйнварда исә балалар җыелып Казанга сәяхәт кылдылар. Биредә алар тарихи мәчетләр белән таныштылар, балалар күңел ачу комплексында булдылар.
Балалар өчен кышкы дини лагерьне оештыруда Шәле авылы мәхәлләсе халкы, җирлектәге эшкуарлар һәм балаларның туганнары зур булышлык күрсәттеләр. Әлеге күркәм чараны алга таба да үткәрү күздә тотыла.









