Бүген Зәйдә яңа мәчет ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, район мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, күрше район имам-мөхтәсибләре, мәхәллә халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Мөфти халыкны әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрикләп, үзенең үгет-нәсыйхатләрен җиткерде.
“Мәчетнең Мәүлид аенда ачылуы игътибарга лаек. Исламда мәчет гыйбадәт кылу өчен генә түгел, ә иҗтимагый чаралар уздыру урны буларак та кулланыла. Мәчет мөселманнарның яшәү үзәге дә”, - дип билгеләде мөфти.
Мәчетнең имамы итеп Рөстәм хәзрәт Дәминов билгеләнде. Яңа җитәкчегә Камил хәзрәт чапан бүләк итте.
Мәчетнең төзелешендә актив катнашкан иганәчеләргә мөфти рәхмәт хатлары тапшырды. Район башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин сүзләренчә, яңа “Тынычлык” мәчете районда 29, ә район үзәгендә бу 5 мәчет.
Мәчетне ачу тантанасы Мәлид бәйрәмен уздыру һәм зур мәҗлес белән тәмамланды.




