14 гыйнварда Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә җирле мөселманнар Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншин, мөфти урынбасары Рөстәм хәзәт Хәйруллин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашты.
Ахшам намазыннан соң кунакларны Азнакай районы башлыгы Марсель Шщйдуллин сәләмләде һәм килгән кунакларга дини эшчәнлекләре өчен рәхмәт сүзләре җитекерде. Анардан сүзне шәһәр кунакларына бирделәр.
Чара Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе белән дәвам итте. Үзенең чыгышында ул яшәү мөгънәсе, гаилә кыйммәтләре һәм тәрбия кебек төшенчәләрдә тукталды.




