Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен Мәүлид бәйрәменә багышланган чара үтте. Әлеге куркәм мәҗлестә әхлак дәресе укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.
Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов чарада катнашучыларны пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тормышы белән таныштырды. Шулай ук ул укытучыларга һәм тәрбиячеләргә киләчәк буынны тәрбияләүдә керткән өлешләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Мәҗлестә катнашучыларны Әлмәт мәгариф идарәсе баш белгече Наҗия Гайниева, Әлмәт мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наиля Зиатдинова да тәбрикләде.
Чара мул табыннар артында дәвам итте, һәрбер укытучы Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан әзерләнгән бүләккә ия булды.



