Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлки районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район имам-мөхтәсибе Исламетдин хәзрәт Шәйхетдинов һәм Урта Әлки авылындагы Мөгаллим мәчетенә йөрүчеләр белән очрашты. Әлеге мәчет Кол Шәриф мәчетенә ошатып төзелгәнгә күрә аны “кече Кол Шәриф мәчете” дип атап йөртүчеләр дә бар. Мөфти белән бергә очрашуларда Мөселман эшкуарлары оешмасы җитәкчесе Марат Кабаев та катнашты.
Мәчеттә мөфти мәхәллә халкы белән аралашып, күп сандагы сорауларга җавап бирде. Исламетдин хәзрәт исә мөхтәсибәт эшчәнлеге белән таныштырды.










