18 гыйнварда Татарстан мөфтие Лаеш районында булды. Шулай ук аның белән бергә Рөстәм хәзрәт Хәйруллин райондагы дини вәзгыять белән танышты.
Камил хәзрәт Лаеш районы җитәкчесе Михаил Афанасьев белән очрашты. Очрашу вакытында җитәкчеләр районда мөселман инфраструктурасын үстерү хакында сөйләштеләр. Районга сәфәре кысаларында мөфти Юлчы мәчетендә район имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатуллин белән дә очрашты. Мөхтәсиб узган ел башкарылган эшләр, бу елга максатлар белән таныштырды.
Бүгенге көндә районда 18 иман йорты эшләп килә. Хәзерге вакытта район мәчетләре каршында оештырылган дини сабакларда 500ләп кеше ислам нигезләрен өйрәнә.
Узган ел Сокура авылында корбан чалу комплексы ачылды. 4 яңа мәчет төзелә, шулай ук 2 бинага проект эшләнә. Мөфти яңа төзелеп килүче мәчетләрнең берсе – Зур Кабан авылындагы Һава мәчете төзелешендә дә булды.








