17 гыйнварда Буа мөхтәсибәтенең “Госман” мәчетендә “Гаилә мөнәсәбәтләре” темасына тренинг үтте. Аны Казаннан килгән белгеч Л. Потапова үткәрде.
Гаиләдә балага тиешле тәрбия бирүдә хатын-кызның өлеше бик зур, шуңа күрә лекциядә төрле яшьтәге гүзәл затлар катнашты.
Кичә кыз балалар өчен кул эшләре буенча мастер-класс узды. Буа мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов сүзләренчә, бу беренче тәҗрибә һәм киләчәктә мөселманнар өчен мондый кирәкле чаралар уздыру дәвам итәчәк.





