17 гыйнвар көнне Әлмәтнең “Нефтьче” мәдәният йортында район мөхтәсибәте тарафыннан "Аклыкка илтсен юллар" исемле дини-мәдәни кичә уздырылды. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов чараны Коръән аятләре укып һәм вәгазь сөйләп башлап җибәрде.
Әлмәт муниниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов чарада катнашучыларны Мәүлид ае белән тәбрик итте һәм Әлмәт шәһәрендә беренче мәртәбә Мәүлид бәйрәмен шулай олылап үткәрүне оештыручыларга, аерым алганда, Әлмәт районы мөхтәсибәтенә, аның җитәкчесе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановка һәм чарада катнашучы автор-башкаручы Ильяс Халиковка һәм аның иҗади төркеменә дә рәхмәтләрен җиткерде.
Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт муниципаль районы башлыгына Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Рәхмәт хаты”н тапшырды.
"Аклыкка илтсен юллар" исемле дини-мәдәни кичә автор-башкаручы Ильяс Халиковның дини җырлары һәм ул җитәкләгән “Минбәр” театр төркеменең артистлары чыгышлары белән дәвам итте.











