16 гыйнварда “Зәкят” хәйрия фонды ТР МДНнең дәгъват бүлеге белән берлектә Тәтеш районының Келәш авылында зәкәт турында лекция оештырды.
Лекцияне дәгъват бүлеге белгече Али хәзрәт Ибодов сөйләде. Али хәзрәт барлык кирәкле мәгълүматны бирде һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Шул ук көнне мәктәп балалары өчен ислам нигезләре буенча викторина үтте. Интеллектуаль ярышта 25 бала катнашты. Викторинаны “Зәкят” фонды ярдәмчесе Илнур Нуриев алып барды.
Чарада Тәтеш районы мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Келәш авылы мәчете имамы һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Җиңүчеләр “Зәкят” фонды һәм район мөхтәсибәте әзерләгән кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Барлык катнашучылар өчен бәйрәм өстәле дә әзерләнгән иде.




