20 гыйнварда сәгать 10да Казан шәһәренең Ярдәм мәчетендә популяр җырлар авторы, шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың яңа китабын тәкъдим итү кичәсе булачак.
“Ярдәм” дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы Казан мэры Илсур Метшин булышлыгы белән “Зур Казан” типографиясендә нәшер ителде. Мөфти урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов әйтүенчә, Лилия Сәләхетдинованың яңа шигырьләр җыентыгы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар өчен зур шатлык булды.
Лилия Сәләхетдинованың шигырьләре мәхәббәт, яшәеш һәм мәңгелек кыйммәтләргә багышланган. Соңгы вакытта алар арасында дини темага да зур урын бирелә башлады.
Тумыштан гарип булса да, Лилия иҗади һәм социаль юнәлештә актив эшчәнлек алып бара. “Ярдәм” шигырьләр җыентыгы аның өченче китабы. Чарага шагыйрь һәм шагыйрәләр, хакимият вәкилләре, депутатлар, иганәчеләр һәм Лилиянең иҗатына гашыйк булучылар чакырулы.




