Көньяк Австралия татарлары дини бәйрәм үткәрделәр. Әлеге чара Австралия татарлары Зыя һәм Айшә Маскилар, имам Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов инициативасы белән оештырылган.
Булат хәзрәтнең Коръән укуы белән башланып киткән дини бәйрәмдә борынгы мөнәҗәтләр әйтелгән, касыйдәләр укылган. Якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар да читтә калмаган, алар Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)не зурлаган шигырьләр сөйләгәннәр.
Хатын-кызларның “Ак калфак” төркеме исә “Мөбарәк җомга көн” дигән татар мөнәҗәтен яңгыраткан. Төркем җитәкчесе Мөшәррәф Вәлиф әйтүенә караганда, алар дини җырны беренче мәртәбә башкарганнар. Алга таба исә тагын да бу юнәлешне дәвам итәргә телиләр.
Бәйрәм кысаларында Булат хәзрәт әзерләгән ун минутлык татарча фильм күрсәтелгән. Әлеге фильмны ул Рабит Батулланың “Азан” радиосы чыгарган аудиокитабына таянып эшләгән. Хәзрәт нәзарәт тарафыннан аудиокитаплар таратылуына бик тә рәхмәтле.
Шунысы да куанычлы, бәйрәмгә килгән берәү дә гадәти тамашачы гына булып калмаган. Аларның һәркайсына чара программасы һәм салаватлар язылган брошюра әзерләнгән. Татарча салаватларны исә өч шрифтта язганнар- кирилица, латин һәм гарәп графикасында. Өлкән буын татарлар гарәп графикасында- иске татар имлясында язылган татар китапларын укырга яраталар. Яшьләр исә латинчаны яхшырак укыйлар.
Бәйрәм чарасы бергәләп чәй эчү һәм кичке намаз уку белән тәмамланган.








