16 гыйнварда Теләче районы Үзәк бистәсе мәхәлләсендә ястү намазыннан соң район мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җитәкчелегендә Мөхәммәд пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышланган Мәүлид ән-Нәби кичәсе булып узды.
Әлеге кичәдә күп мөселман кардәшләребез катнашты. Пәйгамбәребезнең тормыш юлына һәм сөннәтенә багышланган вәгазьләр сөйләнде, салаватлар әйтелде.
Шулай ук Теләче районының Урумширмә авылы мәхәлләсендә дә 14 гыйнварда Мәүлид кичәсенә багышланган мәҗлес үткәрелде. Вәгазь кичәләрен киләчәктә һәр ике атна саен чәршәмбе көнне ястү намазыннан соң үткәрергә планлаштыралар.



