18 гыйнварда Яшел Үзән мөхтәсибәте ТР МДНнең дәгъват бүлеге белән берлектә Васильево бистәсендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен үткәрде.
Чарада ТР МДНнең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев, Яшел Үзән районы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Васильево бистәсе имамы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, журналист Фәния ханым Хуҗиәхмәт, мөнәҗәтләр башкаручы Динар Шәймәрданов һәм Илгиз Шәйхрәзиев катнашты.
Бистә халкы өчен Пәйгамбәребезнең күркәм холкы, аның сөннәтен үтәүнең әһәмияте турында вәгазьләр сөйләнде, касыйдәләр, мөнәҗәтләр һәм салаватлар әйтелде.
Бәйрәмгә килүчеләр шулай ук Аллаһның чиксез рәхим-шәфкатенә багышланган фильм карады, викторина үткәрелде. Җиңүчеләр дини тематикадагы китапларга ия булды.



