18 гыйнварда Чирмешән җәмигъ мәчетендә “Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) шәхесе мисалында рухи белем алу” темасына лекция үткәрелде.
Аны мәхәллә халкына мәчет имамы Хәбир хәзрәт Ханов сөйләде. Ул Мәүлид ән-Нәби аенда хәдисләр һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлын өйрәнү әһәмияте турында сөйләде. Лекциядән соң “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә шәкертләре халыкны үзләре әзерләгән кичке аш белән сыйлады.



