19 гыйнварда ТР МДНнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан Мөслимәләре берлеге “Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә”дә Мәүлид аена багышланган зур бәйрәм оештырды.
“Татарстан мөслимәләре дини кешеләрнең хокуклары бозылу очрагына үзенең текләктәшлеген белдерү өчен җыелды. Бернигәдә карамастан йөрәкләребездә барлык пәйгамбәрләребезгә карата мәхәббәт артырга гына тиеш. Россия – күпмилләтле бөек дәүләт һәм биредә төрле халык вәкилләре арасында хөрмәтле мөнәсәбәт хөкем сөрә”, - дип белдерде мәҗлестә хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Наилә Зиһаншина.





