Бүген Казанның Ярдәм мәчетендә популяр җырлар авторы, шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың яңа китабын тәкъдим итү булды.
Чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөфти урынбасары, Ярдәм мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов катнашты.
Тәкъдим итү кичәсендә Лилия үзенең шигырьләрен укыды, аның шигырьләренә язылган төрле җырлар яңгырады. Лилиянең иҗаты тормышка мәхәббәт, яшәеш һәм мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган. Соңгы вакытта алар арасында дини темага да зур урын бирелә башлады. умыштан гарип булса да, Лилия иҗади һәм социаль юнәлештә актив эшчәнлек алып бара. “Ярдәм” шигырьләр җыентыгы аның өченче китабы.
“Ярдәм” дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы Казан мэры Илсур Метшин булышлыгы белән “Зур Казан” типографиясендә нәшер ителде. Мөфти урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов әйтүенчә, Лилия Сәләхетдинованың яңа шигырьләр җыентыгы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар өчен зур шатлык булды.




