Бөгелмә татар мәдәнияты үзәгендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид узды. Чарада катнашучылар каршында Татарстан мөфтие исеменнән аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады.
“Бүген Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнен бәйрәм итәргә җыелучыларны чын күңелдән тәбриклим. Аллаһ Тәгаләдән агымдагы елның барчагыз өчен дә бәрәкәтле булуын сорыйм. Аллаһ юлында тагы да күбрәк игелекле эшләр эшләгез”, - дип билгеләде Рөстәм хәзрәт.
Котлау сүзләрен шулай ук республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәмәтов та җиткерде.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) олылаган салаватлар һәм мөнәҗәтләр әйтелде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе исә беркемне дә битараф калдырмады. Ул үтемле итеп мөселман кешесенә хас булырга тиешле сыфатлар турында сөйләде.




