Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе иҗтимагый советы әгъзасы буларак аның йомгаклау утырышында катнашты.
Чарада Татарстан премьер-министры Ильдар Халиков катнашында үтте. Утырышта 2014 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар. ЗАГС идарәләре һәм бүлекчәләре тарафыннан яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен дәгъватлау юнәлешендә авыл җирлекләрендә күп чаралар оештырыла. Алар турында мәгълүмат Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе сайтында бар.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Гаилэ мәчете имам-хатыйбы буларак та бу юнәлештә актив эшчәнлек алып бара. Ул Казанның Гаилә мәчетендә ислам һәм гаилә темасына вәгазьләр сөйли. Аерым алганда, хәзрәт диндә бала тәрбияләү, гаилә мәсьәләләрен чишү юллары кебек темаларны кузгата. Шулай ук гаиләне саклап калу, аерылышудан качу кебек четерекле мәсьәләләр турында сөйләшү алып бара.
Рөстәм хәзрәт вәгазьләре сәгать 18.00дә башлана, атнаның һәр сишәмбе көнендә уздырыла. Белешмәләр өчен телефон: (843) 264-60-18.



