20 гыйнварда Чирмешән җәмигъ мәчетендә район имамнары һәм мөгаллимнәренең агымдагы елда беренче җыелышлары булды. Киңәйтелгән җыелышта шулай ук район башлыгы, аның урынбасарлары, ярдәмчеләре һәм мәхәллә активистлары да катнашты.
Имамнар яңа район башлыгы Фердинант Дәүләтшин белән танышты һәм анарга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, теләкләрен җиткерде. Хәзрәтләр 2015 елда район мәхәлләләләрендә уздырылачак чаралар турында фикер алышты, якын арага план төзеде.




