Үткән ялларда Кама Тамагы районы Каратал авылында Мәүлид мәҗлесен үткәрделәр. Чарада мәхәллә халкы, кунаклар һәм район имамнары катнашты.
Район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин халыкка сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) турында вәгазь сөйләде. Кичәдә Мәүлид догалары, Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр укылды. Кама Тамагы мөхтәсибәтенең башка мәхәлләләрендә дә Мәүлид аенда вәгазъ кичәләре үткәрелде.



